Минем быел Яз буласым килә!…

Минем быел Яз буласым килә!
Күңел кыегыңда язгы кояш булып елмаясым!
Əйт әле Син шушы соры күккә —
Карлы яңгыр булып еламасын!

Ничәнче кат язга тилмерүем…
Тилерүем. ( Кемгә ничек ошый. Шулай дисен…)
Төннең кара ятьмәсеннән йолдыз чүплим.
Һәм зәңгәргә манам офык төсен.

Мин мең риза!Йокысызлык йончытса да,
Таңга кадәр талчыкса да йөрәк! —
Тик бер тамчы өмет кирәк миңа!
Тик бер тамчы кояш нуры кирәк!

Һәм… Оеган җанга ярсу кирәк!
Бар тереклек хәзер минем хәлдә!
… Тәрәзәмдә- соры болыт. Карлы яңгыр…
Күзләремнән Яз мөлдерәп төшәр мәлдә!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт